Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 10:55

"Роснефть"нең хәлләре ничек?

Якын Көнчыгышныкына караганда да сыйфатлырак нефть кайда табылган? Фотода: "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин.

Президент "Роснефть" башлыгы Игорь Сечин белән очрашты. Алар нефть-газ компаниясенең коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору шартларында, шулай ук "ОПЕК плюс" килешүен гамәлгә ашыру контекстында эшчәнлеге турында фикер алышты.
И.Сечин әйтүенчә, "Роснефть", тулаем алганда, Президент куйган стратегик үсеш бурычларына ирешү өстендә тотрыклы эшли, дөньяда чыккан "кара алтын"ның уртача алты процентын таба. Пандемия, нефтькә бәяләр төшү, шулай ук санкцияләр белән бәйле уңайсыз шартларга карамастан, компания барлык социаль йөкләмәләрне тулысынча үти. "Роснефть" – Русия икътисады үсешен стимуллаштыручы компания, ул илнең эчке тулаем продуктының якынча сигез процентын формалаштыра. Компаниядә 350 меңнән артык хезмәткәр, югары квалификацияле белгечләр эшли, аларның уртача хезмәт хакы илдәге уртача хезмәт хакыннан якынча ике тапкырга артык.
"Роснефть" социаль өлкәне финанслаудан да читтә калмый. Иркутск өлкәсендәге Тулун шәһәрендә бер елдан да азрак вакыт эчендә 1275 балага мәктәп төзегәннәр, һәм 1 сентябрьдә мәктәп тулы күләмдә эшли башлаячак.
И. Сечин шулай ук "Восток Ойл" яңа проекты кысаларында Көнбатыш Иркинск чыганагын телгә алды. Һәм андагы 31 нче скважинада табылган беренче нефть салынган шешәчекне тапшырды. Бу чыганакның нефтендә күкерт микъдары бик аз, нибары 0,02 процент. Ягъни ул – премиаль нефть, дөньяда иң яхшыларның берсе, Якын Көнчыгышныкына караганда да сыйфатлырак.
Читайте нас: