Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2020, 21:20

Коронавирустан вакцина шәп булмакчы

Вакцина уйлап табучылар арасында милләттәшләребез Әмир Төхвәтуллин һәм Ильяс Исмәгыйлев та бар.

Русия Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары белән яңа уку елы башлануга мәгариф оешмаларын әзерләүнең барышы турында видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Анда Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавирус вакцинасы турында сөйләде:
– Иммунизациянең җитди өзлегүләре билгеләнмәгән.
Әлеге клиник тикшеренүләргә экспертиза нәтиҗәләре буенча бу дөньяда иң беренчеләрдән булып теркәлгән вакциналарның берсе.
Вакцина Русия Федерациясе Хөкүмәте кабул иткән COVID-19 профилактикасы өчен билгеләнгән препаратлар өчен базарга керү тәртибе нигезендә теркәлгән. Вакцинаның клиник тикшеренүләре турыдан-туры Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея үзәгендә һәм Оборона министрлыгының 48нче үзәк фәнни-тикшеренү институтында үткәрелде. Клиник сынаулар ике базада узды: бу Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сеченовский университеты һәм Бурденко исемендәге Баш хәрби госпиталенең филиалы. Вакцина нәтиҗәләре буенча югары нәтиҗәлелекне һәм куркынычсызлыкны күрсәтте.
Вакцина уйлап табучылар арасында милләттәшләребез Әмир Төхвәтуллин һәм Ильяс Исмәгыйлев та бар.

Фото: ok.ru
Читайте нас: