Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2020, 17:50

31 декабрь ял көне булмаячак

Җәмәгатьчелекнең елның соңгы көнен ял көне итеп рәсмиләштерү тәкъдиме хәтта Русия Президенты Владимир Путинга кадәр барып җитеп, аның тарафыннан тикшерү өчен Хөкүмәткә төшерелсә дә, Русиянең Хезмәт министрлыгында ул яклау тапмады. 31 декабрь әлегә ял көне буларак рәсмиләштерелмиячәк. Тулырак – сайтта!

Җәмәгатьчелекнең елның соңгы көнен ял көне итеп рәсмиләштерү тәкъдиме хәтта Русия Президенты Владимир Путинга кадәр барып җитеп, аның тарафыннан тикшерү өчен Хөкүмәткә төшерелсә дә, Русиянең Хезмәт министрлыгында ул яклау тапмады. 31 декабрь әлегә ял көне буларак рәсмиләштерелмиячәк.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елның 31 декабрендәге эш көнен алдагы ялларның берсенә күчерү тәкъдимен әлегә хупламады. Шул ук вакытта 2021 елда мондый мөмкинлек яңадан туарга мөмкин, дип исәплиләр. Бу хакта Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Русия Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов исеменә язган җавап хатында әйтелә.
"31 декабрь өчен аннан алдагы календарь ял көнендә эшләү законга туры килми, чөнки Хезмәт кодексының 110нчы маддәсе таләпләре бозылачак", - дип билгеләп үтелә әлеге хатта.
Русия Хезмәт кодексының 110нчы маддәсе нигезендә, хезмәткәрләрнең атна саен өзлексез ял итү вакыты 42 сәгатьтән дә ким булмаска тиеш. Шул ук вакытта министрлыкта 2021 елда 31 декабрьдәге эш көнен алдагы ялларның берсенә күчерү мөмкинлеге карала.
Кыскасы, Яңа ел алдыннан җиң сызганып эшләргә туры киләчәк, дуслар. Быелгы коронавирус пандемиясе шартларындагы ирексездән эштән читләштерелү, туктаусыз карантиннар дәверендә бу бәхет кенә. Тик акчасын түләсеннәр!
Фото: Opentown.ru
Читайте нас: