Мәсәлән, Борис Ковальчукның белдерүенчә, соңгы алты елда төркемнең капитализациясе сигез тапкырдан артыкка арткан. Компаниянең яхшы эшләве һәр русияле өчен файдага. Мисалга, Русиядә электр энергиясенең уртача бәясе бер мегаватт-сәгать өчен 57 доллар тәшкил итә. Чагыштыру өчен, Германиядә бу күрсәткеч – 353 доллар, ягъни бездәгегә караганда, алты тапкырга күбрәк. Тулаем алганда, Евросоюзда бу күрсәткеч 247 доллар тәшкил итә. Кече һәм урта бизнес өчен Русиядә электр энергиясенең бер мегаватт-сәгате бәясе – 76 доллар, Германиядә – 233, Евросоюзда –169 доллар. Ягъни экспорт поставкаларына, валюта кеременә юнәлдерелгән эре сәнәгать өчен Русия Федерациясендә бәяләр Евросоюз белән чагыштырганда 25 процентка түбәнрәк һәм җитештерүчеләрнең күпчелеге өчен электр энергиясе бәясе аларның үсеше өчен киртә булып тормый.