Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2020, 12:45

Ильич лампасы куәтле яна

Русия Президенты Владимир Путин “Интер РАО” генераль директоры Борис Ковальчук белән очрашты.

Русия Президенты Владимир Путин “Интер РАО” генераль директоры Борис Ковальчук белән очрашты, аның барышында энергетика холдингының эш күрсәткечләре турында фикер алыштылар.
– “Интер РАО” безнең илдә иң эре компанияләрнең берсе, сез электр энергиясе эшләп чыгару буенча дүртенче урында торасыз, җылылык энергиясен эшләп чыгару буенча шулай ук дүртенче урында торасыз. 2018 елдан башлап хәзерге вакытта алты гигаваттан артык егәрлек файдалануга тапшырылган, бу бик яхшы күрсәткечләр. Минемчә, узган ел 900 миллиард сумнан артык табыш кергән, – диде Владимир Путин.
– “Интер РАО” Төркеме – Русия электр энергетикасы компаниясе капиталлаштыруда иң эре компания. Безнең бәя 600 миллиард сумнан артып китә. Чагыштыру өчен, 2014 елда безнең капитализация нибары 74 миллиард сум тәшкил иткән, ә агымдагы елның мартында, пандемия китергән барлык икътисади нәтиҗәләргә кадәр, Мәскәү биржасында бәясе 650 миллиард сумнан артып киткән. Ягъни соңгы алты елда Төркемнең капитализациясе сигез тапкырдан артык арткан. Без дөньяның 15 илендә, Русиянең 30дан артык төбәгендә эшлибез, – ди Интер РАО” генераль директоры Борис Ковальчук.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: