Барлык яңалыклар
Новости
14 август 2020, 10:59

Путинның кызы коронавируска каршы вакцинаны үзендә сынаган

Русиядә коронавируска каршы дөньядагы беренче вакцина теркәлү үтте. Президент Владимир Путин белдерүенчә, вакцинаны беренчеләрдән булып аның кызы үзендә сынаган. Прививкадан соңгы беренче һәм икенче кичләрне аның тән температурасы берникадәр күтәрелеп алса, өченче көнгә барысы да нормальләшкән. Соңыннан организмында коронавируска каршы иммунитет барлыкка килгән.

Әлеге хәбәрне Русия Президенты сишәмбе көнне узган Хөкүмәт киңәшмәсендә җиткерде. Владимир Путинның вакцинаны, беренчеләрдән булып аның кызы үзендә сынавы турындагы яңалык Русия телевидениесеннән дә таралды.
Президент белдерүенчә, прививкадан соңгы беренче көнне кызының тән температурасы + 38гә, икенче көнне +37гә кадәр күтәрелеп алгач, өченче көнгә барысы да нормальләшкән. Соңыннан организмында коронавируска каршы иммунитет барлыкка килгән.
Яңа вакцина белән, беренче чиратта, күпсанлы халык белән эшләүче укытучылар һәм табиблар тәэмин ителәчәк. Ул күпләп ел ахырында җитештерелә башлаячак. Әлеге вакцинаны 18 яшькә кадәрге гражданнарга, йөкле хатын-кызларга, авыр формадагы аллергияләрдән җәфаланучы, инфекцион чирләр белән авыручыларга кадау тыела. Шунысын да өстик, коронавирустан прививка казаткан көнне алкогольле эчемлекләр кулланырга шулай ук ярамый. Вакцинадагы матдәләр белән алкоголь реакциягә кереп, кирәкмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Кичә Русиядә коронавируска каршы тагын бер вакцинаның клиник сынаулар үтә башлавы турында билгеле булды. Әлеге көндә Җир шарында шундый 26 вакцина эшләнә, шуларның алтысы сынаулар үтә.
Фото: Mosday.ru
Читайте нас: