Барлык яңалыклар
Новости
13 август 2020, 00:46

Сайллаулардан соң Белоруссиядә каршылыклар башланды

Каршылык чараларында катнашучылар белән милиция арасында бәрелешләр дә булды.

9 август Белоруссиядә президент сайлаулары узган иде. Рәсми нәтиҗәләрегә караганда, Александр Лукашенко тавышларның 79,7%, җыйган. Аның төп көндәше саналган оппозициядән кандидат Светлана Тихановская 6,8% тавыш җыйган дип хәбәр ителде. Саннар игълан ителгәч тә илнең төрле шәһәрләрендә каршылык чаралары башланды. Аларда берничә мең кеше катнашкан. Каршылык чараларында катнашучылар белән милиция арасында бәрелешләр дә булды. Каршылыклар һаман дәвам итә.
Сайлау нәтиҗәләре билгелеле булгач, Русия Президенты Владимир Путин Александр Лукашенконы Белоруссия Президенты сайлауларында җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады. “Сезнең дәүләт эшчәнлеге барлык өлкәләрдә дә үзара файдалы Русия-Белоруссия мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүгә, Союз дәүләте кысаларында хезмәттәшлекне тирәнәйтүгә, Евразия икътисади берлеге һәм БДБ линиясе буенча интеграцион процессларны, шулай ук күмәк иминлек турындагы Шартнамәне оештыруда хәрби-сәяси элемтәләрне үстерүгә ярдәм итәр дип өметләнәм. Бу, һичшиксез, Русия һәм Белоруссиянең тугандаш халыкларының төп мәнфәгатьләренә җавап бирә”, – дип белдерелгән Русия дәүләте башлыгы телеграммасында.

Фото6 tumenpro.ru
Читайте нас: