Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2020, 14:47

Уфада “Хезмәт каһарманлыгы каласы” стеласы куелачак

Русия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 2 июлендә кабул ителгән Указы нигезендә, Уфа “Хезмәт каһарманлыгы каласы” дигән мактаулы исемгә лаек булган иде. Ул шәһәр халкының Бөек Ватан сугышы елларында Бөек Җиңүгә керткән өлеше өчен бирелде. Хәзер исә республика башкаласында “Хезмәт каһарманлыгы каласы” стеласын кую өчен урын сайлана. Анда Башкортстанда яшәүче һәрбер кеше үз фикерен белдерә ала, сайлау онлайн рәвештә алып барыла һәм 13 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Монумент сигез почмаклы колонна рәвешендә эшләнә, аның иң очында Уфаның алтын йөгертелгән гербы урын алачак. Архитекторлар Константин Донгузов һәм Дамир Мәгафуров төзегән һәйкәлнең биеклеге 20 метр булырга тиеш.
Уфаның Җиңү паркы алдындагы мәйданчык та һәйкәл урыны сыйфатында карала. Күптән түгел аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров барып карап, нәтиҗәләр чыгарырга ашыкмаска, халыкның тавыш бирү йомгакларын көтәргә чакырды.
Шуны да өстик, Уфаның Җиңү паркында тиздән десантчыларга һәйкәл ачылачак. Аның биеклеге – 11 метр. Һәйкәлне ачу тантанасы 2021 елның 2 августында узарга тиеш.
Фото: https://www.bashinform.ru/
Читайте нас: