Владимир Путин «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Виталий Мутко белән очрашты. 2020 елда торак төзелеше һәм ипотека кредиты өлкәсенә ярдәм итү чаралары, шулай ук перспектив юнәлешләр турында сүз барды.
Виталий Мутко әйтүенчә, Президент йөкләмәсе буенча, "ДОМ.РФ" банкы булдырылган. Бу – төзелеш банкы, торак тармагында бик актив реформалар һәм проект финанславы, нәтиҗәсез файдаланыла торган һәм төзелеш потенциалы зур булган федераль җирләрне әйләнешкә кертү белән шөгыльләнә.
Соңгы өч айда бөтен эшчәнлек төзелеш тармагына ярдәм итү чараларына, Хөкүмәт тарафыннан кризиска каршы уйланылган программаны тормышка ашыруга юнәлтелгән.
Яз айлары төзелеш тармагы өчен авыр булган. Билгеле булуынча, 90 процент торак гражданнар ресурслары хисабына төзелә. Һәм ихтыяҗ кайдадыр хәтта 30 процентка кадәр төшкән.
Бу чорда «ДОМ.РФ» акционерлык җәмгыяте оператив рәвештә инфраструктураны җәелдергән. Мәсәлән, 6,5 процентка ипотека субсидияләү зур кызыксыну уяткан. Әлеге программа буенча 57 банк бер триллион сумга гариза биргән. Шулай ук Ерак Көнчыгыш ипотекасы (ике процентлы), гаилә ипотекасы нәтиҗәле булган.
Инде ихтыяҗ торгызылган. Июньдә ипотека кредитлары саны 29 процентка арткан.
«ДОМ.РФ» быел дәүләткә 15 миллиард сум дивиденд түләргә җыена. 2019 ел 20 миллиард табыш белән тәмамланган, ә быелгы беренче яртыеллыкта 13 миллиард сум табыш булыр дип көтелә.