Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2020, 23:21

Лукашенко сүзендә торырмы?

Бүген Белоруссиядә Президент сайлаулары узды.

Бүген Белоруссиядә Президент сайлаулары узды. 16:00гә Белоруссия Президентын сайлауда 73,4% тавыш биргән. Кирәкле 50% чик узылган. Дәүләт башлыгы постына биш кеше дәгъва итә: гамәлдәге Президент Александр Лукашенко, популяр блогер Сергей Тихановский хатыны Светлана, “Говори правду” иҗтимагый берләшмәсе рәистәше Андрей Дмитриев, элеккеге депутат Анна Канопацкая һәм “Белорус социаль-демократик Грамада” фиркасе рәисе Сергей Черечень. Сайлауларда Лукашенкодан тыш, барысы да беренче тапкыр катнаша. Дәүләт башлыгы өчен бу алтынчы сайлаулар. Соңгы тапкыр дәүләтнең гамәлдәге башлыгы, 2015 елда, 83,4% тавыш җыеп, Президент итеп сайланды.
29 июльдә Белоруссиядә 33 русияле тоткарланган иде. Аларны “Вагнер сугышчылары”, дип раслыйлар. Имеш, алар массакүләм тәртипсезлекләр әзерләү өчен барган. Узган җомга Русия Президенты Владимир Путин бу хакта Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләшкән иде. Лукашенко анда сайлаулардан соң бу хәлне тикшерәчәген белдерде. Сайлаулар узды, якын араларда кулга алынучыларның язмышы хәл ителер дип көтелә.

Фото: eer.ru
Читайте нас: