Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2020, 10:26

Нинди хезмәт кенәгәсе сайлыйсыз?

Президент Владимир Путин һәм Русия Хөкүмәте карары белән эшләүче гражданнарның хезмәт кенәгәләрен электрон форматка күчерү эше бара. Дөрес, гражданнарның әлегә сайлау хокукы бар: алар кенәгәләрен элеккечә кәгазь килеш тә калдыра ала, электрон форматка да күчерергә мөмкин. Бу хакта тулырак – язмада.

Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, хезмәт ияләре агымдагы елның 31 октябренә кадәр тиешле карарга килергә тиеш. Бу эш 30 июньдә үк тәмамланырга тиеш булса да, коронавирус пандемиясе шартларында хезмәткәрләрнең зур өлеше читтән торып эшләүгә күчү аркасында, 4 айга озайтылган.
Әлеге көнгә Русия Пенсия фондының Башкортстан идарәлегенә 31 меңнән артык оешма үзләрендә эшләүче 537 мең кешенең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны җибәргән. Шулардан 199 484 хезмәткәр хезмәт кенәгәләрен кәгазь рәвештә саклап калган, 22172 кеше электрон форманы сайлаган.
Хезмәт кенәгәсен алып бару рәвешен сайлау эш бирүче барлык оешмаларга һәм эшкуарларга да кагыла. Бары тик үзмәшгуль гражданнар гына моңардан азат ителә.
Фото: Saransk.bezformata.com
Читайте нас: