Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2020, 00:02

Артистлар Лукашенконы яклап чыгыш ясамаска булган

Шул ук вакытта Америка, Русия һәм Украина Александр Лукашенконы музыкаль яктан якламый.

усия Президенты Владмир Путинның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән телефон аша сөйләшүе булды. Анда Русия-Белоруссия тугандаш мөнәсәбәтләрен алга таба үстерүнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышынды. Шулай ук күптән түгел республика территориясендә 33 Русия гражданы тоткарлануга бәйле рәвештә, фикер алышу үткәрелде. Бу хәл ике ил арасындагы хезмәттәшлек өчен хас булган үзара аңлашу рухында җайга салыначак, дигән ышаныч белдерелде. Русия ягы Белоруссиядә тотрыклы сәяси вәзгыятьне саклап калу һәм алда торган Президент сайлауларын тыныч шартларда үткәрү белән кызыксына.
Шул ук вакытта Америка, Русия һәм Украина Александр Лукашенконы музыкаль яктан якламый. Сүз Белоруссия Президенты сайлаулары уңаеннан төрле ил артистлары катнашлыгындагы “Беларусь өчен” дигән бушлай концертлар сериясе турында бара.
Минскида Леонид Агутин, Владимир Пресняков, Руслан Алехно һәм Элина Чага чыгыш ясар дип көтелә иде. Брестта Украина эстрада артисты Олег Винникны көттеләр, аның белән бергә “Краски” төркеменнән Стас Пьеха, Юлианна Караулова һәм Оксана Ковалевская җырларга тиеш иде. Бобруйскка Тина Кароль җыена иде, Витебскны Григорий Лепс, Александр Панайотов һәм “Фабрика” төркеме бәхетле итәргә тиеш иде. Boney M төркеме берьюлы ике шәһәрне үз өстенә алды. Могилевта “Кар-Мэн”, “Сябры” һәм “Дискотека Авария”, ә Гомельдә Haddaway исемле йолдыз чыгыш ясарга тиеш иде. Артистлар сайлау алдыннан чыгыш ясамаска булганнар.

Фото: Kommersant.ru
Читайте нас: