Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2020, 15:41

Башкортстан федераль үзәктән финанс ярдәме алды

Русия Президенты Владимир Путинның карары белән коронавирус пандемиясе вакытында аеруча зур югалтулар кичергән 69 регионга федераль бюджеттан финанс ярдәме күрсәтелә. Бу төбәкләр арасында Башкортстан да бар.

Русия Президенты Владимир Путинның карары белән коронавирус пандемиясе вакытында аеруча зур югалтулар кичергән 69 регионга федераль бюджеттан финанс ярдәме күрсәтелә. Бу төбәкләр арасында Башкортстан да бар.
Республикабыз әлеге ярдәмнең икенче траншын 31 июльдә алды. Аның күләме 1,7 миллиард сум тәшкил итә. Бу акчалар коронавирус пандемиясе вакытында аеруча зыян күргән икътисади тармакларны финанслауга, аларның югалтуларын компенсацияләүгә тотылачак. Шулай ук бу акчалар Башкортстанның район һәм шәһәрләре бюджетларына күчерелеп, аларда яшәүче халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен файдаланылачак.
Әлеге дотацияләр төбәк бюджетларының кичектергесез чыгымнарын тәэмин итүгә, аз якланган катламнарның яшәү дәрәҗәсен төшермәү өчен юнәлтелгән. Алар апрель-май айларында Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән коронавирус пандемиясе шартларында икътисадка һәм халыкка ярдәм чараларының бер өлеше булып торалар.
Русия төбәкләренә федераль бюджеттан күчерелүче акчалата ярдәмнең гомум күләме 100 миллиард сум тәшкил итә. Беренче транш май аенда ук төбәк бюджетларын баеткан иде. Аның гомум күләме дә 100 миллиард сум тәшкил итте.
Фото: News.ykt.ru
Читайте нас: