Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2020, 23:08

Интернет үскәннән-үсә бара

100 кеше яшәгән авылларга да югары тизлекле интернет үткәреләчәк.

Русия Президенты Владимир Путин “Ростелеком” президенты Михаил Осеевский белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда компаниянең агымдагы эшчәнлеге турында фикер алышу узды. Владимир Путин “Ростелеком”ның санлы хезмәтләр күрсәтүче илдәге иң эре провайдер булуын билгеләде:
– Сездә 157 меңнән артык хезмәткәр эшли, бу тулы бер армия.
“Дәүләт хезмәтләре” порталы да сезнең эшчәнлек. Пандемия шартларында электрон форматта эшләү беркем дә көтмәгән массакүләм төсмер алды. Сезнең үзегездә дә пандемия шартларында персоналның 40 проценты ерак режимда эшләгән дип беләм.
– Мондый катлаулы шартларда эшләү безгә хәтта үсеш өчен өстәмә мөмкинлекләр дә бирде. Без беренче яртыеллыкта башкарылган эшкә башлангыч йомгак ясадык, төп операция һәм финанс нәтиҗәләренең үсешен күрәбез. Бу безгә инвестиция программасын тулысынча үтәргә мөмкинлек бирәчәк, ул бу ел нәтиҗәләре буенча 135 миллиард сумнан артып китәчәк.
Әмма указда куелган максатларга ирешү өчен йорт хуҗалыкларының 97 проценты 2030 елга интернетка ия булырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә безнең алда цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы кысаларында яңа бурычлар куелды. Сүз зур булмаган торак пунктларны тоташтыру программасы турында бара.
Халыкара базарларда эшләү өчен дә өстәмә мөмкинлекләр күрәбез. Дөньяда трафика, мәгълүмат күләме арта, шуңа бәйле рәвештә без Русиянең көнбатыш чикләреннән Владивостокка кадәр заманча югары тизлекле линия салу буенча зур проектны башлап җибәрәбез, аннары Гонконг һәм Япониягә су астыннан кабель сузачакбыз. Проект масштаблы, инвестицияләр күләме якынча 40 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: