Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 13:42

Август аеннан пенсияләр арта

Хаклы ялдагы кешеләрнең пенсияләрен ел саен индексацияләү, арттыру Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең берсе иде. 1 июльдәге тавыш бирүдән соң бу үзгәреш гамәлгә керде. 1 августтан пенсияләр күтәрелде. Ләкин барлык пенсионерларныкы да түгел. Башкортстанда әлеге бәхет 248 мең кешегә елмайды. Бу хакта тулырак – сайтта!

Хаклы ялдагы кешеләрнең пенсияләрен ел саен индексацияләү, арттыру Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән үзгәрешләрнең берсе иде. 1 июльдәге тавыш бирүдән соң бу үзгәреш гамәлгә керде. 1 августтан пенсияләр күтәрелде. Ләкин барлык пенсионерларныкы да түгел. Башкортстанда әлеге бәхет 248 мең кешегә елмайды.
Августтан башлап хаклы ялда булсалар да, эшләүче пенсионерларның пенсияләре арта. Русия Пенсия фондының Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге хезмәткәрләре аларның пенсияләренең страховкалау өлешенә тиешле өстәмәләрнең күләмен исәпләп чыгарды да инде. Бу эш әлеге пенсионерлар эшләгән оешмалар тарафыннан тапшырылган 2019 ел өчен керемнәр һәм Пенсия фондына түләнән взнослар турындагы белешмәләр нигезендә башкарылды.
Яңадан исәпләү гариза бирмичә генә башкарылды, өстәмә акчаларның күләме һәркем өчен бер түгел. Ул кешенең хезмәт вакыты һәм эш бирүчеләрдән кергән страховкалау взнослары суммасына бәйле.
Август аеннан Башкортстанда барлыгы 248 мең пенсионерның пенсияләре күтәрелә. Моның өчен акча җитәрлек.
Эшләүче өлкәннәргә пенсияләрен арттыру өчен Пенсия фонды бүлекчәләренә барып йөрү кирәкми. Түләүләр күнегелгән график буенча, 3-24 август көннәрендә почта элемтәсе бүлекчәләре һәм башка кредит оешмалары тарафыннан килешүдә билгеләнгән срокларда күчереләчәк.
Фото: News.myseldon.com
Читайте нас: