Исегезгә төшерәбез, Русиядә дипломатик паспортлар бирелгән затлар исемлеге 2012 елның июлендә расланган иде. Ул исемлеккә Русия Президенты хакимияте, Федерация советы, Дәүләт думасы, Хөкүмәт аппараты хезмәткәрләре, Иминлек советы, федераль министрларның беренче урынбасарлары, федераль агентлык һәм хезмәт җитәкчеләре, Генераль прокурор, Конституция һәм Югары суд җитәкчеләре, Кеше хокуклары буенча вәкил, Хисап палатасы, Үзәк банк, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе, Иминлек хезмәте, гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчеләр, шулай ук кайбер җитәкчеләрнең хатыннары һәм ирләре дә керә. Андыйлар арасында Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе, Дәүләт думасы, Президент хакимияте җитәкчесе, Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасарлары, Президент ярдәмчеләре, федераль министрларның җәмәгатьләре дә кергән.