Барлык яңалыклар
Новости
2 август 2020, 11:45

«Усольехимпром»га ни булган?

Предприятиене туктату нәтиҗәсендә җитештерү калдыкларының шактый өлеше җир асты резервуарларына, савытларга урнаштырылган, цех биналарында һәм ярдәмче биналарда калдырылган. Җитештерүнең барлык объектлары, туфрак, җир асты сулары куркыныч химик матдәләр белән сугарылган.

Владимир Путин Иркутск өлкәсенең Усолье-Себер шәһәрендә экология вәзгыяте турында видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Президент әйтүенчә, экология проблемалары монда бик күптәннән, узган гасырның 30 нчы елларыннан ук җыелып килгән.
Иркутск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Кобзев Игорь Иванович хәбәр итүенчә, шәһәрдә «Усольехимпром» предприятиесе эшләгән, 600 гектар мәйданда 400 сәнәгать объекты урнашкан булган. Совет чорында "Усольехимпром" шәһәр барлыкка китерүче предприятие булган, анда җиде меңнән артык кеше хезмәт куйган.
2010 елда "Усольехимпром" җитештерү эшчәнлеге туктатыла, банкротлык процедурасы кертелә. Предприятиене туктату нәтиҗәсендә җитештерү калдыкларының шактый өлеше җир асты резервуарларына, савытларга урнаштырылган, цех биналарында һәм ярдәмче биналарда калдырылган. Җитештерүнең барлык объектлары, туфрак, җир асты сулары куркыныч химик матдәләр белән сугарылган. Бу әлеге объектка аерым игътибар җәлеп ителергә тиешлеген тагын бер кат ассызыклый. Иркутск өлкәсе хөкүмәте "Усольехимпром" тарафыннан китерелгән зыянны федераль ярдәмнән башка тулысынча бетерә алмый. Шулай ук губернатор Байкал күлен саклау мөһимлеге турында әйтеп китте.
В.Путин бозылган экомохитне торгызу, Усолье-Себер шәһәренең тотрыклы социаль-икътисадый үсеше өчен шартлар тудыру, халыкны эш урыннары белән тәэмин итү өчен озак сроклы эш тәртибен билгеләргә кирәк булуын билгеләде һәм конкрет чаралар тәкъдим итте.
Тулырак: kremlin.ru.
Читайте нас: