Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2020, 12:10

Тугандаш Белоруссия Русия ватандашларын тоткарлый

Украина тоткарланучыларга террорчыл оешма эшендә катнашу уңаеннан гаепләү белдерә.

Русия Президенты Владимир Путин Иминлек Советының даими әгъзалары белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
Анда Белоруссиядә Русия гражданнарын тоткарлауга бәйле хәл турында җентекле сөйләшү булды. Якын арада бу вәзгыятькә ачыклык кертеләчәк һәм тоткарланган Русия гражданнары азат ителәчәк дигән өмет белдерелде.
Эш шунда, 29 июльдә Белоруссия хакимияте республикада президент сайлаулары алдыннан “сайлау кампаниясе чорында хәлне тотрыксызландыру” өчен илгә килгән дип 33 Русия гражданинының тоткарлануын хәбәр итте.
Киңәшмәдә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Хакимияте җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, оборона министры Сергей Шойгу, Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников катнашты, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Президентның табигать саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
Русия Тышкы эшләр министрлыгында аңлатуларынча, тоткарланучылар Минск аша Истанбулга транзит белән барган һәм Белоруссиянең моны раслау өчен кирәкле документлары бар. Русиянең Тышкы эшләр министрлыгында кулга алынган консуллык хезмәткәрләренә кичекмәстән юл куюны таләп иттеләр.
Фото: ukrainianwall.com
Читайте нас: