Барлык яңалыклар
Новости
31 июль 2020, 01:34

Коронавируска вакциналар әзерләнә

Бер вакцинаны чыгара башлау сентябрьдә, икенчесен октябрьдә планлаштырылган.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында илдәге санитар-эпидемиологик хәл һәм сәламәтлек саклау системасының көзге-кышкы чорга әзерлеге турында киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә Вице-премьер Татьяна Голикова чыгыш ясап, илдә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыять акрынлап яхшыра баруын билгеләде:
– Берничә көн дәвамында тәүлеклек үсеш 0,7 процент тәшкил итә. COVID-19дан үлүчеләр саны күрсәткече соңгы чорда шактый түбән дәрәҗәдә кала. Үлем күрсәткече 2,5 проценттан ким, бу дөньяның кайбер илләренә караганда күпкә азрак.
Бүгенге вәзгыятьне исәпкә алып, мәктәпләрдә яңа уку елын, аерым төбәкләрдә өстәмә хәвеф-хәтәрләр булмаса, сентябрьдә башларга дигән карар кабул ителде. Шул ук вакытта мәктәп линейкаларын катгый рәвештә эпидемиягә каршы чараларны үтәү белән тәэмин итәргә кирәк.
Югары уку йортларына килгәндә, вузларның 92 проценты да сезонны 1 сентябрьдән, калганнары – 14 сентябрьдән башларга ниятли, әмма кирәк булган очракта, вузларда уку елын башлау вакытын ике айга күчерергә мөмкин.
Хәзерге вакытта ике вакцина бар. Шуларның берсе Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге тарафыннан, Оборона министрлыгының 48нче үзәк фәнни-тикшеренү институты белән берлектә эшләнгән. 2020 елның августында ул дәүләт теркәве узарга тиеш, аннан соң 1600 кешегә клиник тикшеренүләр үткәрү планлаштырыла. Чыгара башлау 2020 елның сентябрендә планлаштырыла. Тагын бер вакцина Роспотребнадзорның “Вектор” дәүләт фәнни үзәге тарафыннан эшләнгән, аны клиник тикшеренүләр үткәрү башланган. Ул сентябрь аенда тәмамлана. Шулай ук сентябрьдә дәүләт теркәве дә планлаштырыла, ә беренче партияне 2020 елның октябрендә гамәлгә кертү каралган. Вакциналар җитештерүнең гомуми күләме Русия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан бәяләнә.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: