Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2020, 01:33

Үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары җитәрлек җитештерелә

Бүгенге көндә ИВЛ җитештерү 50 тапкыр арткан. Хәтта сугыш вакытында да җитештерүчәнлекне 50 тапкыр арттыру булмаган.

Русия Президенты Владимир Путин “Ростех” дәүләт корпорациясе башлыгы Сергей Чемезов белән очрашты. “Ростех”ның генераль директоры Сергей Чемезов Президентка Дәүләт корпорациясенең 2019 елгы эшчәнлеге турында хисап бирде.
– 2019 елда барлык предприятиеләрнең берләштерелгән табышы 1771 миллиард сум тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка күбрәк.
Сүз дә юк, дәүләт оборона заказы буенча барлык контрактлар да вакытында үтәлгән. Үтәлеш дәрәҗәсе – 99,5%. 2018 елда бездә 26 220 контракт булса, 2019 елда – 29 170 контракт, ягъни контрактлар саны шактый артты, шул исәптән контрактларны үтәү дәрәҗәсе дә артты. Хәрби-техник хезмәттәшлеккә килгәндә, заказлар портфеле 2018 ел дәрәҗәсендә саклана, 51,1 миллиард доллар тәшкил итә. Төп ихтыяҗ ВВС һәм һавага каршы оборона продукциясенә туры килә. Гражданнар продукциясе өлеше дә арта бара, ул бүген үк 31,1 процент тәшкил итә, ә абсолют саннарда 550 миллиард сум тәшкил итә.
Бездә медицина эшләнмәләренең дә өлеше арта: ул бүген базарда 10 процентка якын. Күптән түгел без нульгә якын идек.
Шәхси саклану чаралары, тепловизорлар, контактсыз термометрлар һәм башка кирәкле җайланмалар, шул исәптән ИВЛ аппаратлары җитештерү дә оператив рәвештә арттырылды. ИВЛ аппаратларына килгәндә, ел башына без аена 60 аппарат җитештердек. Бүгенге көндә өч мең аппарат җитештердек, җитештерүчәнлек 50 тапкыр артты. Хәтта сугыш вакытында да җитештерүчәнлекне 50 тапкыр арттыру булмаган.
Русия Президенты Владимир Путин “Ростех” дәүләт корпорациясе эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде.
Белешмә: “Ростех” (2014 елның 23 июленә кадәр “Ростехнологияләр”) дәүләт корпорациясе, ул 2007 ел ахырында граждан һәм хәрби билгеләнештәге югары технологияле сәнәгать продукциясен эшләүгә, җитештерүгә һәм экспортлауга ярдәм итү өчен оештырылган. Аның составында 700дән артык оешма бар.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: