Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2020, 20:35

Өметле яңалыклар

Июнь һәм июльдә Русиядә коронавирус йоктырулар саны кими бара. Яңа очраклар майның иң югары күрсәткечләренә караганда ике тапкырга диярлек азрак. Ә табиблар белән дистанцион аралаша башларбыз, мөгаен...

Президент илдәге санитар-эпидемиологик хәл һәм сәламәтлек саклау системасының көзге-кышкы чорга әзерлеге турында видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
В. Путин билгеләвенчә, “эпидемия чорында илдәге медицина ярдәме системасы оешкан төстә эшләде. Аның мөмкинлекләре сизелерлек артты. Бу – факт һәм, әлбәттә, бернинди шик-шөбһәсез, медицина хезмәткәрләренең батырлыгы, фидакарь тырышлыгы коронавирус куркынычы белән көрәштә зур роль уйнады, илнең йөз меңнәрчә гражданнары сәламәтлеген сакларга мөмкинлек бирде”, – диде ул.
Нәтиҗәдә, июнь һәм июльдә Русиядә коронавирус йоктырулар саны акрынлап кими бара. Оператив мәгълүматларга караганда, яңа ачыклана торган очраклар саны майның иң югары күрсәткечләренә караганда ике тапкырга диярлек түбәнрәк. Шул ук вакытта, Президент ассызыклап үткәнчә, вәзгыять катлаулы кала, тынычлану өчен сәбәп юк. Федерациянең кайбер субъектларында хәл катлаулы. Дөрес, ил буенча тулаем вәзгыять тотрыклана. Төбәкләр этаплап мәҗбүри чикләүләр режимыннан чыга. Һәм нигезсез ашыгырга да ярамый, бу авыручылар санының кабат артуына китерергә мөмкин.
Югары йөкләнеш шартларында да хастаханәләр һәм поликлиникаларның тотрыклы эшләве мөһим. Һәм чикләүләр режимын кабат кертүне булдырмау өчен барысын да эшләргә кирәк.
Бу җәһәттән Президент гриппка каршы профилактик прививкалар кирәклегенә, аларының мөһимлеге турында киң мәгълүмат бирү мотлагына тукталды. Алдагы чорда кирәкле медицина җиһазлары, антисептиклар, битлекләр запасын тулыландыру, коронавирус белән дәвалау өчен махсус урыннар резервы сакланырга тиешлеге турында сүз булды
В. Путин әйтүенчә, киләчәктә сәламәтлек саклауда заманча электрон сервислар һәм хезмәт күрсәтүләрне куллануны киңәйтергә, табибның һәм пациентның дистанцион аралашу практикасын үстерергә кирәк.
Читайте нас: