Дүртөйле шәһәрендә яшәүче кечкенә пациентлар «Телемедикс-Р-Амико» югары технологияле рентгендиагностик телеидарә итү комплексы ярдәмендә тикшерелү мөмкинлегенә ия булды.
РБ сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа уникаль җиһазлар Дүртөйле үзәк шәһәр хастаханәсенең балалар дәваханәсенә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында килгән. Комплекс урнаштырылганнан соң, 29 кечкенә пациентны тикшерергә өлгергәннәр. Медицина күрсәткечләре буенча аларның сөякләрен, күкрәк читлеге органнарын тикшергәннәр. Шул ук вакытта кардиофрагмаль индексны билгеләү опцияләре кулланылды.
Табиб-рентгенолог һәм рентгенлаборант комплекста эшләү уңайлылыгын гына түгел, ә рентген сурәтләренең югары сыйфатын да билгели. Чөнки әлеге телеидарәле комплекста, искерәк модельләр белән чагыштырганда, рентгендиагностика мөмкинлекләре киңәйтелде, архивны электрон вариантта булдыру һәм саклау мөмкинлеге бар. Ә принтердагы сурәтләрне бастырып чыгару элегрәк рентген сурәтләрен сайлауга, киптерүгә һәм маркировкалауга сарыф ителгән вакытны экономияли.