Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2020, 12:00

Самолетта эшлекле очрашу

В. Путин һәм С. Шойгу самолетта ни хакында сөйләшкән? Хәрби-диңгез парадын үткәрү идеясен берничә ел элек кем тәкъдим иткән булган?

РФ Президенты В. Путин Санкт-Петербургтан кайтышлый Оборона министры Сергей Шойгу белән самолетта эшлекле очрашу уздырды. Анда кораллану буенча дәүләт программасы, алдагы елга бюджетны формалаштыру, хәрби-сәнәгать комплексын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру, бу өлкәдәге фәнни алгарыш турында сүз булды.
В. Путин тәүдә Оборона министрлыгы җитәкчелегенә, Хәрби-диңгез флоты командованиесенә Петербургта Төп хәрби-диңгез парадын һәм башка шәһәрләрдә хәрби-диңгез парадларын әзерләү һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде. Бу зур, масштаблы һәм мөһим чараны әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт җиткерергә кушты. Тагын бер кат бәйрәм белән, илнең Хәрби-диңгез флоты көне белән котлады.
“Ходайга шөкер, бездә флотның шактый актив һәм җитди коралланышы булганга күрә, безгә, тулаем алганда, бүгенге көндә булган программа ярдәмендә, күрсәтер нәрсәләр бар, – диде Сергей Кужугетович. – Барлык офицерлар да, Хәрби-диңгез флоты командованиесе дә бу парадка әзерләнәләр, аны, дөресен әйткәндә, хәзер бөтен ил көтеп тора”.
В. Путин бу парадны үткәрү идеясе ничек туганын хәтергә төшерде: “Мин шулай ук самолетта оча идем, укып утырам. Сез беләсез, мин тарихи әдәбият укырга яратам. Миңа инкыйлабка кадәрге Русиядә Кронштадт рейдында үткәрелгән хәрби-диңгез парады турында мәкалә эләкте. Мин сезгә борттан ук шалтыраттым. Шуннан соң Петербургта һәм башка акваторияләрдә Төп Хәрби-диңгез парадын әзерләү башланды. Һәм чыннан да, бу бик яхшы традициягә әйләнде, хәрби диңгезчеләр өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә зур бәйрәм булды”.
Читайте нас: