Барлык яңалыклар
Новости
26 июль 2020, 21:33

Татарлар 1722 елдан флотта хезмәт итә

Петр Iнең фәрманына ярашлы, 10-12 яшьлек малайларны армиягә денщик һәм флотка юнга итеп алалар.

Бүген – 26 июль Хәрби-Диңгез флоты көне уңаеннан Санкт-Петербургта хәрби-диңгез парады узды. Анда Русия Президенты Владмир Путин да катнашты һәм парадны кабул итте.
Президент катерда “Александр Обухов”, “Серпухов”, “Бойкий” һәм башка корабларны, шулай ук “Санкт-Петербург” су асты көймәсе экипажларын сәламләде.
Парад сафында Петр Iне гәүдәләндергән һәм шул чор костюмнарындагы моряклар, бортларында “Катюша” һәм “Т-34” танкы белән катерлар да узды. Чарада Балтыйк, Төньяк, Тын океан, Кара диңгез һәм Каспий флотлары диңгезчеләре, 46 кораб, катер һәм су асты көймәләре, 40тан артык самолет һәм диңгез авиациясе вертолетлары, 4 меңнән артык хәрби хезмәткәр катнашты.
Татарлар коры җирдә яшәүче милләт дип аталсалар да, алар да хәрби флотта хезмәт иткән. Петр Iнең 1722 елның 19 гыйнварында рекрут итеп мордва, черемис һәм татарларны алу турында фәрманы чыга. Фәрманга ярашлы, 10-12 яшьлек малайлар армиягә денщик һәм флотка юнга итеп алыналар. 1722-1723 елгы Фарсы походында 30 меңгә якын татар катнаша. Ачык диңгездә йөзүгә яраклашмаган корабларның күбесе көчле штормда батып, бик азлар гына исән кала.

Фото: auto.ykt.ru
Читайте нас: