Барлык яңалыклар
Новости
25 июль 2020, 14:55

Иртәгә – Хәрби-диңгез флоты көне

Хәрби-диңгез флоты парадын бөтен ил көтә.

Президент Русия Федерация Иминлек советының даими әгъзалары белән видеоконференция режимында оператив киңәшмә уздырды.
Авиаэлемтәне яңарту турындагы Хөкүмәт карарын дәвам итеп, башка дәүләтләр белән тиешле сөйләшүләр барышы турында фикер алышу булды.
Шулай ук Русиянең БДБ илләре белән мөнәсәбәтләре, шул исәптән Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан белән, башлыча бу республикалар чигендә дәвам итүче кискен хәлләр турында, киңәш кордылар.
Киңәшмәдә катнашкан Оборона министры Сергей Шойгу Хәрби-диңгез флоты парадына әзерлек барышы турында мәгълүмат бирде. Билгеле булуынча, Русия Федерациясе Хәрби-диңгез флотының истәлекле көне ел саен июльнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Кичә Санкт-Петербургта Хәрби-диңгез парадының генераль репетициясе булды. Иртәгә, 26 июльдә, парадны карау мөмкинлегенә ия булачакбыз.
Моннан тыш, В. Путин киңәшмәдә катнашучыларга АКШ Президенты белән телефоннан сөйләшү турында хәбәр итте.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Оборона министры Сергей Шойгу, Федераль Иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
Фотода үткән елгы парадтан бер күренеш. Чыганак: ria.ru.
Читайте нас: