Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2020, 20:48

Мәскәүдә дә нефть эшкәртәләр

Мәскәү заводының эшкәртү күләме 11 миллион тоннага якын.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында Мәскәү нефть эшкәртү заводында “Евро+” нефть эшкәртү комплексын эшләтеп җибәрүгә команда бирде. Яңа комплексны эшләтеп җибәрүдә шулай ук энергетика министры Александр Новак, Мәскәү мэры Сергей Собянин, “Газпром нефть” җитәкчесе Александр Дюков һәм “Газпромнефть” заводы” генераль директоры Виталий Зубер катнашты. "Евро+" җайланмасы Мәскәү нефть эшкәртү заводын экологик һәм технологик модернизацияләү программасының төп проекты булып тора. Яңа комплекс алдагы буынның биш объектын алмаштырачак һәм җитештерү күләме арткан очракта да әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясамаячак. “Газпром нефть” компаниясенең Мәскәү нефть эшкәртү заводы башкала регионы өчен төп ягулык – бензин һәм “Евро-5” экологик стандартлы дизель, авиация керосины, юл һәм төзелеш битумнары белән тәэмин итүче булып тора.
– Русия технологияләрен һәм җиһазларын куллану хисабына заманча сәнәгать объекты булдырылды. Яңа комплекс ярдәмендә Мәскәү нефть эшкәртү заводында нефть эшкәртүнең нәтиҗәлелеге сизелерлек артачак, бензин, дизель ягулыгы һәм авиакеросин чыгару күләме үсәчәк. Боларның барысы да базар таләпләренә җавап бирергә мөмкинлек бирәчәк, ә иң мөһиме, ягулык салу станцияләренә һәм башкала регионы аэропортларына өзлексез ягулык җибәреләчәк, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.
Бүген Мәскәү нефть эшкәртү заводы тармактагы әйдәүче компания булып тора. Аның эшкәртү күләме 11 миллион тоннага якын. Заводта нефть продуктларының, бензинның, дизель ягулыгының, авиакеросинның 30га якын төре чыгарыла.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: