Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2020, 13:55

Пандемия һәм Пенсия фонды

16 яшькә кадәр балаларга түләүләр ничек башкарыла? РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе Максим Топилин бу хакта ни уйлый?

Владимир Путин Пенсия фонды идарәсе рәисе Максим Топилин белән эшлекле очрашу уздырды. Санитар-эпидемиологик шартларда социаль түләүләрне оештыру һәм фондның агымдагы эше турында фикер алышу булды.
РФ Пенсия фонды идарәсе рәисе Максим Топилин әйтүенчә, соңгы атналарда, өч яшькә кадәрге һәм өч яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга пособиеләр түләү буенча җитди эш алып барыла. Аларның 90 проценттан артыгына түләүләр күчкән дә инде. Фонд һәр гаиләгә барып җитү, һәр гаилә түләүләр ала алсын өчен тырыша. Һәм әгәр 16 яшькә кадәр барлык балаларны иңли алсалар, җәмгысе 28 миллионга якын бала түләүләр алачак. Күпчелек гаиләләр Дәүләт хезмәтенең Бердәм порталын файдаланган. Бу бик уңайлы. Әмма ерак авыллар бар, таулы районнар, төньяк территорияләр бар, анда да һәр гаиләгә барып җитәргә кирәк.
Шулай ук Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 454,6 мең Бөек Ватан сугышы ветеранына – 75 әр мең сум, 577,6 мең тыл хезмәтчәненә 50 шәр мең сум түләнгән.
1 июльдән якынча 29,7 мең опекун индексация рәвешендә өстәмә акча алачак. Бу – уртача дүрт мең сумга якын.
6 нчы һава-десант ротасының һәлак булган 75 десантчысы гаиләләре әгъзаларына 65 мең сум түләүләр билгеләнгән. Шундый түләү сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан Дагъстан ополченецларына бирелә.
Чыганак: kremlin.ru/events/president/news/63732.
Читайте нас: