Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2020, 00:07

Бер көндә алты хәрби кораб төзелә башлады

Русия кораллана.

Русия Президенты Владимир Путин Хәрби-Диңгез флоты корабларына нигез салу тантанасында катнашты.
Президент Кырымга эш сәфәре барышында Керчь шәһәрендә “Залив” судно төзү заводында булды. Ул шулай ук видеоконференция режимында Северодвинскида “Воронеж” һәм “Владивосток” атом су асты көймәләренә, шулай ук Санкт Петербургта “Адмирал Юмашев” һәм “Адмирал Спиридонов” фрегатларына нигез салуны күзәтте.
– Бүген Русиянең әйдәп баручы өч верфында бер үк вакытта алты яңа корабка нигез салына. Монда – Керчьта ике универсаль десант корабы, Санкт-Петербургта – “Төньяк верфь” заводында – ике фрегат, ә Северодвинскидагы “Севмаш” предприятиесендә ике атом су асты крейсеры төзелә башлый
Традиция буенча десант кораблары һәм яңа буын фрегатлары хәрби-диңгез флотын ныгыту өчен күп көч куйган данлыклы хәрби башлыкларыбыз һәм флотчыларыбыз исемнәрен йөртәчәк. Бу – “Иван Рогов” һәм “Митрофан Москаленко”, “Адмирал Юмашев” һәм “Адмирал Спиридонов”. Ә атом су асты көймәләре хәрби дан шәһәрләре – “Воронеж” һәм “Владивосток”хөрмәтенә аталган.
Дөнья океанының төп районнарында хәзер 60лап кораб һәм судноларыбыз бар. Аларның яртысы диярлек ерак диңгез зонасында.
Соңгы сигез елда флотның хәрби составына 200дән артык кораб, катер һәм төрле класслы яңа суднолар белән баетылды. 2027 елга хәрби-диңгез флотында заманча корабларның өлеше 70 проценттан артып китсен өчен, дәүләт программасы чараларын алга таба да эзлекле рәвештә үтәргә кирәк, – дип чыгыш ясады Владимир Путин.
Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: