Кичә металлурглар көне иде. Русия Президенты Владимир Путин бу тармакта эшләүчеләрне котлады. Котлауда, аерым алганда, болай диелә: “Тау-металлургия комплексы һәрвакыт безнең ил тарихында, аның икътисади, энергетика, оборона потенциалын үстерүдә мөһим роль уйнады, Ватанның индустриаль куәтен ныгытты, ә югары квалификация һәм махсус кешелек сыйфатларын таләп итүче металлурглар хезмәте, хаклы рәвештә, хөрмәт белән файдаланды. Һәм бүген комплекс икътисадның иң төп тармакларының берсе булып тора. Шунысы куанычлы, металлургия сәнәгате сыйфатлы үсеш күрсәтә. Коронавирус эпидемиясе таралу белән бәйле катлаулы хәлгә карамастан, тармакта инвестицияләү һәм төзелеш дәвам итә.
Башкортстанда да кара һәм төсле металлургия предприятиеләре эшли. Алар: Башкорт бакыр-күкерт комбинаты, Белорет металлургия комбинаты, Бүребай тау-баектыру комбинаты, Учалы тау-баектыру комбинаты һәм башкалар. Металлургияне үстерүгә Башкортстанда таралган тимер рудалары ятмалары ярдәм итә. Зигазино-Комаров, Тукан ятмалары иң зур чыганаклардан санала. Марганец рудалары Архангельский, Дуван районнары катламнарында ята.