Барлык яңалыклар
Новости
21 июль 2020, 12:25

Исемнәрен беләсезме?

Кичә Русиядә алты яңа кораб төзелә башлады.

Кырымга эш сәфәре барышында РФ Президенты Владимир Путин Керчь шәһәрендә "Залив" судно төзү заводында булды һәм Хәрби-Диңгез флотының хәрби корабларын төзи башлау тантанасында катнашты.
Дәүләт башлыгы, "Залив" заводы генераль директоры Игорь Обрубов белән бергә, "Иван Рогов" универсаль десант корабы секциясенең нигез тактасын урнаштырды.
Хөкүмәт Рәисе урынбасары Юрий Борисов, Оборона министры урынбасары Алексей Криворучко, Хәрби-Диңгез флоты башкомандующие Николай Евменов "Митрофан Москаленко" универсаль десант корабы секциясенә нигез салды.
Моннан тыш, В. Путин видеоконференция режимында Санкт-Петербургта "Воронеж" һәм "Владивосток" атом су асты көймәләренә, шулай ук "Адмирал Юмашев" һәм "Адмирал Спиридонов" фрегатларына нигез салуны күзәтте.
В. Путин белдерүенчә, Хәрби-Диңгез флоты һәрвакыт ышанычлы рәвештә Русия чикләрен яклады. Дөнья океанының төп районнарында Русиянең 60 корабы һәм тәэмин итү суднолары бар. Русия – иң озын яр сызыкларына ия булган илләрнең берсе һәм өч океанга чыгу юлына ия, шуңа күрә ул киләчәктә дә заманча хәрби флотны үстерүгә йөз тотачак, корал һәм техниканың перспектив үрнәкләре белән җиһазландырылган кораблар төзиячәк. Соңгы сигез елда флотның сугышчан составына төрле класслы 200дән артык кораб, катерлар һәм суднолар өстәлгән. 2027 елда Хәрби диңгез флотында заманча кораблар 70 процентны тәшкил итсен өчен, В. Путин кораллану буенча дәүләт программасын эзлекле рәвештә үтәргә кирәклеген билгеләде. Кораб төзүчеләр өчен бу бик җитди, зур бурыч. Инде хәзер үк тармак предприятиеләренә алдагы еллар өчен заказлар бирелгән.
Читайте нас: