Барлык яңалыклар
Новости
19 июль 2020, 15:55

Чик буенда тыныч түгел

Президент видеоконференция режимында Русия Федерациясе Иминлек советының даими әгъзалары белән киңәшмә уздырды. Әрмәнстан-Азәрбайҗан чигендәге вәзгыять буенча фикер алышу булды.

Әрмәнстан-Азәрбайҗан чигендәге вәзгыять буенча фикер алышулар булды. Эскалация дәвам итүгә бәйле рәвештә чиктән тыш борчылу белдерелде, ике яктан да утны туктату режимын тәэмин итү ихтыяҗына басым ясалды, шулай ук арадашчы гамәлләргә әзерлек турында әйтелде.
Президент шулай ук Иминлек советының даими әгъзаларына Абу-Даби принцы Мөхәммәд Әл Нахайян, Германиянең Федераль канцлеры Ангела Меркель һәм Иран Президенты Хәсән Рухани белән телефон элемтәләре сериясе турында мәгълүмат бирде.
Киңәшмәдә Федерация советы рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, Иминлек советы секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Президентның Табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.
Читайте нас: