“Коронавирус эпидемиясе һәм аңа бәйле чикләүләр глобаль икътисадны туктатты, - дип башлады Владимир Путин сүзен. - Күпчелек илләрдә күп кенә җитештерү, төзелеш эшләре тукталды, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе әйләнеше кимеде. Кайбер урыннарда эшсезлек дә кискен дәрәҗәгә җитте. Бездә апрель аенда Русиянең тулаем эчке продукты 12 процентка кимегән, май аена килгәндә, ул 10,9 процентка кимегән. Вәзгыять бездән оператив чаралар таләп итте. Икътисадның аерым тармакларына, предприятиеләргә, бизнеска, гомумән, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә бу катлаулы, кризис этабын узарга, Русия гаиләләренең керемнәрен саклап калырга кирәк иде.