Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2020, 11:45

Кешеләргә эш кирәк

Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәтләрендә өч миллионлап кеше теркәлгән.

Владимир Путин 2021 елга һәм 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына федераль бюджетны формалаштыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә уздырды.
РФ президенты билгеләвенчә, корнорнавирус эпидемиясе һәм аның белән бәйле чикләүләр чын мәгънәсендә глобаль икътисадка аяк чалды.
Русиядә эчке тулаем продукт апрельдә 12 процентка кимегән, май аенда кимү 10,9 процент тәшкил иткән. Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәтләрендә якынча өч миллион кеше теркәлгән.
Шунысы игътибарга лаек, элекке елларда җаваплы бюджет һәм акча-кредит сәясәте алып барылу нәтиҗәсендә, алдагы елларда туплаган резервлар нигезендә вакытлы һәм төгәл карарлар кабул итү мөмкинлеге булды. Мисалга, балалы гаиләләргә турыдан-туры түләүләр, эшсезлек буенча пособиеләрне арттыру, салым түләүләрен җиңеләйтү, төп тармаклардагы предприятиеләр өчен өстәмә заказлар урнаштыру һәм башка чаралар гамәлгә куелды.
В. Путин ассызыклавынча, эпидемия вакытында гражданнарга, бизнеска ярдәм итү масштаблары безнең ил өчен тиңдәшсез булган.
Һәм хәзер икътисадый сәясәтнең төп бурычы – мәшгульлек дәрәҗәсен торгызу, кешеләргә эшләргә, үз гаиләләрен тәэмин итәргә мөмкинлек бирү.
“Мәшгульлекне, кешеләрнең керемнәрен үстерү өчен, барлык инструментларны кулланырга кирәк, шул исәптән, әлбәттә, федераль бюджет мөмкинлекләрен дә, – диде ул. – Алдагы айларда алган тәҗрибәне исәпкә алып, озак сроклы стратегик планнарга, гомумдәүләт проектларына өстәмә ресурслар бүләргә, сәламәтлек саклау, мәгариф, инфраструктура кебек өлкәләрне үстерүне дә кертеп, оборона куәтен тәэмин итәргә кирәк”.
Читайте нас: