Барлык яңалыклар
Новости
16 июль 2020, 17:53

Таможня триллионнар белән эш итә

Киләчәктә таможня яңача булачак.

Русия Президенты Владимир Путин федераль таможня хезмәте җитәкчесе Владимир Булавин белән очрашты. Таможня башы Владимир Путинны соңгы чордагы эшчәнлек белән таныштырды:
– Бездә ярты еллык буенча фараз биреме – 2 триллион 69 миллиард тәшкил итә. Без 2 триллион 42 миллиард сум акча көтәбез. Тулаем алганда, товар әйләнеше 18, декларацияләр саны 4,4 процентка кимегәнлектән, таможня түләүләре, барыннан да элек, экспорт өлеше, нефть һәм нефть продуктларына, углеводородларга бәяләр төшү исәбенә һәм без экспортка җибәргән күләмнәр исәбенә кимегән. Ел буенча фараз биреме бездә 5 триллион 480 миллиард сум тәшкил итә. Безнең икътисадка сизелерлек ярдәм күрсәтелү сәбәпле, без тышкы икътисади эшчәнлекне активлаштыру да булыр дип көтәбез. Декабрьгә кадәр әле ерак, сөйләргә иртә әле, әмма без биремне үтәргә омтылачакбыз.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, без таможня органнары белән идарә итү системасына да җитди үзгәрешләр керттек. Таможнялар саны 84тән 66га кадәр киметелде. Нәтиҗәдә хезмәт хаклары күтәрелде.
Без Кытай коллегалары белән тәҗрибә үткәрдек. Кытайда теге яки бу контейнерның декларациядә игълан ителгән товар партиясенә туры килү-килмәвен тикшерә торган вәкиллеге бар, ул чакта бу контейнер безнең чикне ирекле уза. Әгәр дә өстәмә таможня куркынычлары килеп чыкмаса, без аны ирекле рәвештә үткәрәбез, – диде һәм бу башлангычның киләчәктә җәелдерелү ихтималлыгы булуын сөйләде.
Ул 2030 елга таможняның яңача булачагын да белдерде.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: