Барлык яңалыклар
Новости
15 июль 2020, 11:50

Коронавирус чигенер микән?

Русиядә көн саен 300 меңнән артык кешегә коронавирусны ачыклаучы тест үткәрелә.

Владимир Путин Стратегик үсеш һәм Гомумдәүләт проектлары советы утырышында коронавирус белән вәзгыять турында да әйтеп китте.
Президентның билгеләп үтүенчә, коронавирус эпидемиясе вакытында төп өстенлек булып һәр кеше өчен көрәш, гражданнарыбызның сәламәтлеген саклау булды.
Бүгенге көндә Русиядә көн саен 300 меңнән артык кешегә коронавирусны ачыклаучы тест үткәрелә. Агымдагы елның 11 июленә 170 377 махсус койка җәелдерелгән. Бүгенгә аларның 66 проценты гына турыдан-туры билгеләнеше буенча кулланыла. Шулай ук Русиядә, күп кенә башка илләргә, шул исәптән Ауропа илләренә караганда, 100 мең кешегә исәпләгәндә, коронавирус инфекциясеннән үлем дәрәҗәсе түбәнрәк. Авыру ачыклану очраклары да тәүлек саен тотрыклы кала. Шунысы сөендерә: сәламәтләнүчеләр саны арта.
Шуңа бәйле рәвештә Русия Федерациясе субъектларының күпчелеге гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләү режимын һәм башка эпидемиологик чикләүләрне йомшартырга кереште.
Инфекция белән көрәш әле дә дәвам итә. Әмма иң мөһиме, уңай динамика бар, диде Президент. Һәм хәзер икътисадый һәм социаль өлкәдә эпидемия китергән зыянны бетерү буенча тырышлыкны дәвам итү зарурлыгын билгеләде.
***
14 июльгә Башкортстанда коронавирус белән 6 014 кеше авырый. Соңгы тәүлек эчендә 47 кеше авырган. Барлыгы 4 176 кеше сәламәтләнгән. 19 үлем очрагы теркәлгән.
Читайте нас: