Барлык яңалыклар
Новости
14 июль 2020, 20:35

Бастилияне кем алган?

Әлеге төрмәдә югары дәрәҗәдәге тоткыннар гына тотыла.

Русия Президенты Владимир Путин Франция Президенты Эммануэль Макронның милли бәйрәм – Бастилияне алу көне белән котлады.
Котлау телеграммасында: “Русия-Франция элемтәләре бик бай тарихка ия. Мәскәү һәм Парижның үзара хезмәттәшлеге Европа континентында хәвефсезлек һәм тотрыклылыкны тәэмин итүдә һәрвакыт мөһим роль уйнады", – диелгән. Шулай ук Русия һәм Франция, Европа һәм бөтен дөнья халыклары мәнфәгатьләрендә ике яклы һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр буенча уртак эш дәвам итәчәгенә ышаныч белдерелгән.
Белешмә: Бастилия Парижның көнчыгыш ягын саклау өчен кирмән буларак төзелә. Кирмәнгә беренче таш 1370 елда салына. Генрих IV җитәкчелек иткән чорда патша казнасы да анда саклана. Людовик XIII хакимияткә килгәч, ул төрмәгә әйләндерелә.1789 елда Париж халкы һәм баш күтәргән солдатлар Бастилиягә бәреп керә, тоткыннарны азат итә. Бу вакыйга француз революциясе дип тә атала. Әлеге төрмәдә югары дәрәҗәдәге тоткыннар гына тотыла. Алар арасында язучы Вольтер да була. Ул анда беренче пьесасын иҗат итә.

Фото: pluton-magazine.com
Читайте нас: