Барлык яңалыклар
Новости
13 июль 2020, 01:29

Күзәтү советы утырышы

Мәскәү өлкәсендә мәктәп укучылары гомуми белем алу белән бер үк вакытта кирәкле һөнәр дә ала.

Русия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында “Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы” автоном коммерциячел булмаган оешмасының Күзәтчелек советы утырышын уздырды.
Без сезнең белән әлеге структураны 9 ел элек булдырдык. 9 ел эшләү дәверендә сез үз компетенцияләрегезне һәм потенциалыгызны шактый киңәйттегез, бу – безнең ил өчен катлаулы булган чорда – эпидемиягә каршы көрәш вакытында һәм кыска вакыт эчендә безгә җәмгыять, гражданнар тарафыннан кирәкле инициативаларны башлап җибәрергә, гаиләләргә сизелерлек, саллы ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде. Бу структураны булдыру дөрес карар иде, – диде Владимир Путин һәм сүзне оешманың генераль директоры Светлана Чупшевага бирде.
Оешма җитәкчесе иң попул башлангычны билгеләде:
Мәскәү өлкәсе практикасы мәктәп укучыларының кирәкле һөнәрләрен гомуми белем алу белән бер үк вакытта үзләштерүне күздә тота, димәк, аттестат белән бергә алар әзер, кирәкле һөнәр ала. Болар – программа белән идарә итү станоклары операторы, аэродром эшчесе, кондитер, химик анализ лаборанты һәм башкалар.
Утырышта киләчәктә бу башлангычның бар илгә күчү ихтималлыгы да билгеләнде.
Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: