Кайбер халыкара темалар буенча фикер алышу булды. Аерым алганда, Украинаның көньяк-көнчыгышында кризисны җайга салу динамикасы булмау сәбәпле, канәгатьсезлек белдерелде. Ливиядәге вәзгыятьне тынычлык белән җайга салуның альтернативсызлыгына басым ясалды. Балкан тематикасы контекстында барлык процессларны БМО Хәвефсезлек советының 1244нче резолюциясен исәпкә алып төзү зарурлыгы билгеләнде. Шулай ук Русиядәге социаль-икътисадый мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Федерация советы рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин, Хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, Президент администрациясе җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек советы секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Федераль хәвефсезлек хезмәте директоры Александр Бортников, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин һәм Президентның табигатьне саклау, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча махсус вәкиле Сергей Иванов катнашты.