Барлык яңалыклар
Новости
11 июль 2020, 01:19

Тавыш бирү шәп узган!

Тавыш бирү ачык һәм үтәкүренмәле узган!

Русия Президенты Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Анда Элла Памфилова Президентка Русия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча тавыш бирүнең ничек узуы турында хәбәр итте. Очрашу видеоконференция режимында узды.
– Мин хәзер сәяси нәтиҗәләр турында түгел, ә бары тик техник, эпидемиология, куркынычсызлыкны тәэмин итү күзлегеннән карап, барысы да бик яхшы эшләнгән димен. Сайлау комиссияләре әгъзалары арасында да, Аллага шөкер, эпидемия белән бәйле күренешләр булмады, белгечләр дә, табиблар да бездә бернинди өзлегүләр дә, авырулар саны да артмый, киресенчә, кимү дә дәвам итә, дип билгеләп үтә, – диде Владимир Путин.
– Тавыш бирү ачык һәм үтәкүренмәле узды: 11 мең журналист төрле 2,5 мең басманы – массакүләм мәгълүмат чараларын, шул исәптән дөньякүләм әйдәүче басмаларны тәкъдим итте. Алар теләсә кайсы ноктага бара, теләсә кайсы сайлау участогында күзәтә, аны яктырта алдылар. Reuters мисалын китерәм: алар Мәскәү өлкәсенең бер участогында җиде көн булдылар, күзәттеләр. Чит илләрдә эшләүче журналистларга, Reutersның үзенә дә бу хакта хыялланырга гына мөмкин: шул ук Бөекбританиядә күзәтү тыелган. Ә Штатларда, рөхсәт алу өчен, турыдан-туры комиссиягә мөрәҗәгать итәргә кирәк, нигездә, алардан баш тарталар. Ягъни бездә болар барысы да иркен, ачык иде, һәм без берни дә яшермәдек, – диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.
Сөйләшүдә сентябрь узачак сайлауларга әзерлек тә тикшерелде.

Фото: Kremkin.ru
Читайте нас: