Барлык яңалыклар
Новости
11 июль 2020, 11:35

Балалар һәм яшьләр белән эш – стратегик мәсьәлә

Владимир Путин видеоконференция режимында «Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» (СИА) автоном коммерцияле булмаган оешманың күзәтчеләр шурасы утырышын уздырды. Анда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

СИА генераль директоры Светлана Витальевна Чупшева әйтүенчә, иң популяр идеяләрнең берсе – Мәскәү өлкәсендә. Аңа ярашлы, мәктәп укучылары, гомуми белем алу белән бер үк вакытта, кирәкле һөнәр үзләштерә ала, бу исә – аттестат белән бергә алар һөнәр (программа белән идарә ителүче станоклар операторы, аэродром эшчесе, кондитер, химик анализ лаборанты һәм башкалар) ала дигән сүз.
Мәскәү практикасында шулай ук “Тәэминәтчеләр порталы”на ихтыяҗ бар. Ул "Смартека" платформасында хит булып кала, Русия Федерациясе субъектларыннан бу платформага тоташтыруга заявкалар бик күп икән. Аңа чыннан да җәһәт кушылырга мөмкин, һәм кече бизнес Мәскәү һәм Мәскәү учреждениеләрен трансляцияләгән сатып алуларга (закупларга) керү мөмкинлегенә ия. Белгород өлкәсенең авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча тәҗрибәсе дә уңышлы.
Платформадагы барлык тәҗрибәләр «юл карталары» форматында тасвирланган, кушымта итеп бирелгән һәм кирәкле барлык документлар: финанс хисабы, ресурслар, теге яки бу карарны кертү өчен кирәкле сроклар уйланган.
Ә инде пандемия чорында төбәкләр өчен 125 иң яхшы халыкара һәм Русиядәге антикризис тәҗрибәләрен кулланырга мөмкин иде: социаль яктан якланмаган гражданнар өчен дистанцион хезмәтләр күрсәтүне ничек оештырырга, дистанцион форматта белем бирүне ничек оештырырга һәм башка бик күп карарлар.
Шулай ук өстәмә белем бирүнең беренче бәйсез навигаторын булдырылган. 30дан артык партнер – "Учи.ру", "Skyeng", "Яндекс.Школа", Саклык банкының санлы белем бирү платформасы – edu.asi.ru платформасына үзләренең белем бирү программаларын урнаштырды. Биредә мәктәп предметлары да, түгәрәкләр дә, балалар өчен дәресләр дә бар. Һәр икенче укучы һәм һәр өченче укытучы әлеге контенттан файдаланган. Әлбәттә, үзизоляцияләдә бу форматка ихтыяҗ зур булган.
Көзгә яңа платформа әзерләнә, бу – яшьләр проектлары өчен навигатор.
Читайте нас: