Барлык яңалыклар
Новости
9 июль 2020, 01:07

Почта булдыра кебек...

Русия Президенты Владимир Путин “Русия Почтасы” башлыгы Максим Акимов белән очрашты.

Русия Почтасы” акционерлар җәмгыятенең генераль директоры Максим Акимов Президентка коронавирус пандемиясе чорында компаниянең эше, шулай ук федераль почта операторы эшчәнлегенең алдагы юнәлешләре турында мәгълүмат бирде:
Эпидемия шартларында без эшне бер генә минутка да туктатмадык, кешеләрне кыскартмадык, барыннан да элек, федераль почта элемтәсе операторы буларак, бурычларын үтәдек. Бездә 42 мең физик эшчәнлек ноктасы, 42 мең бүлек һәм 330 мең кеше. Без Русия тимер юлларыннан соң илдә икенче коммерцияле эш бирүче.
Без саллы бюджетка – 1,5 миллиард сумнан артык акча керттек, бу –шәхси саклану чаралары да, турыдан-туры аралашуны бетерү өчен бүлмәләр бүлү дә.
Икенчедән, кешеләр бу катлаулы чорда почта бүлекчәләренә йөрмәсен өчен онлайн, контактсыз китерүләр, срокларны озайту. Алынмаган посылкаларны, электрон коммерция товарларын саклау вакыты 30 көннән 60 көнгә кадәр озайтылды, курьер илтеп җиткерү хезмәте бәясен ике тапкыр киметте, курьер илтүенә хак мең процентка артты, безнең мобиль кушымта хезмәтеннән файдалану да безгә шактый зур үсеш бирде.
Фото: fb.ru
Читайте нас: