Барлык яңалыклар
Новости
9 июль 2020, 12:40

Ноль процентлы кредит та була

«Промсвязьбанк» рәисе Пётр Фрадков Владимир Путин белән очрашты.

«Промсвязьбанк» ачык акционерлык җәмгыяте рәисе Пётр Фрадков Русия Президенты Владимир Путинга учреждениенең агымдагы эшчәнлеге һәм аның базасында дәүләт оборона заказы операцияләре өчен терәк банк формалаштыру турында сөйләде.
Пётр Фрадков әйтүенчә, банк, дәүләт оборона заказы буенча исәп-хисапны алып бару һәм тармак предприятиеләрен кредитлау күзлегеннән караганда, алдынгы позицияләргә чыккан. Терәк банкы статусы закон нигезендә беркетелгән. Бу җәһәттән "Промсвязьбанк"ны оборона-сәнәгать комплексы өчен терәк банк буларак институальләштерү өчен билгеле бер юл узу кирәк булган.
«Промсвязьбанк» ачык акционерлык җәмгыяте, әлбәттә инде, оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәрләре, шул исәптән көч ведомстволары хезмәткәрләре ихтыяҗларын игътибарда тота. Әлбәттә, хәрби ипотека юнәлеше мөһим, һәм банк – бу юнәлеш буенча абсолют лидер. Шулай ук 4,5 процент ставка буенча бирелә торган гаилә ипотекасы программасын да онытмыйлар.
Кече һәм урта бизнес линиясе буенча кризиска каршы программалар да үтәлә. Беренче чиратта, мәшгульлекне тәэмин итүгә игътибар ителгән. Кичектергесез ихтыяҗларга, эшчәнлекне торгызуга ноль процентлы, ике процентлы кредитлар булдырылган. Барлыгы 60 миллиард сумнан артык суммага 47 меңнән артык гариза хупланган.
Читайте нас: