Барлык яңалыклар
Новости
7 июль 2020, 11:20

Самолетта вирус йогамы?

"Аэрофлот" башлыгы Виталий Савельев самолет бортын операция бүлмәсенә тиңли.

РФ Президенты Владимир Путин «Аэрофлот – Русия авиалинияләре» акционер җәмгыяте генераль директоры Виталий Савельев белән очрашты.
В. Путин билгеләвенчә, авиация, авиаташулар тармагы, һичшиксез, иң зыян күрүчеләр исәбендә. Күп илләрнең чит ил гражданнары, шул исәптән Россия гражданнары өчен, хәтта җәйге отпусклар чорында да, үз чикләрен һәм территорияләрен кайчан ачачаклары аңлашылмый.
В. Савельев әйтүенчә, 2019 елны "Аэрофлот" компанияләр төркеме уңышлы тәмамлаган, 60,7 миллион пассажирны хезмәтләндергән. Бу күрсәткеч буенча алар дөньяның глобаль ташучылары егермелегендә кала. Төркем үсешенең төп драйверы – "Җиңү" авиакомпаниясе икән.
Апрельдә авиаташулар 95 процентка кимегән, креслолар йөкләнеше нибары 33 процент кына булган. “Без агымны 50 процентка торгыза алабыз дип уйлыйбыз, ягъни быел 30 миллионга якын пассажирны күчерә алачакбыз”, – диде ул.
Ләкин күпләр самолетта инфекция йоктырудан шикләнә. В. Савельев моның нигезсез булуын әйтте. “Самолёт герметик капсула булып тора, һәм барлык самолётларда, бигрәк тә яңаларында, HEPA класслы фильтрлар урнаштырылган, алар һаваны 99-97 процент дәрәҗәсенә кадәр тирән чистарта – бу якынча операция бүлмәсе һавасы дәрәҗәсе. Һава һәр өч-биш минут саен алышына. Һава компрессордан алына, 290 градуска кадәр җылына. Ягъни, формаль яктан, бортта чир йоктыру читен”.
Әлеге вакытта "Аэрофлот" пассажирлар агымын арттыру һәм билет бәяләрен арзанайту өчен көрәшә.
Читайте нас: