Барлык яңалыклар
Новости
6 июль 2020, 18:35

Өч Президент Сүрия каршылыгын тикшерде

Тәһранда бер клиникада шартлау нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булган.


Русия, Иран һәм Төркия башлыкларының Сүрия каршылыгын җайга салу буенча очрашуы узды. Анда Русия Президенты Владимир Путин, Иран Президенты Хәсән Рухани һәм Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.
Иран Президенты Хәсән Рухани анда чыгыш ясап чит илләр кысылуына борчылуын белдерде:
– Халыкара терроризмга каршы көрәш кирәклеге турында сөйләгәндә, шулай ук Сүриянең территориаль бөтенлеген һәм суверенитетын саклау онытылмаска тиеш. Без Сүрия республикасы территориясендә чит ил кораллы көчләренең булуына каршы чыгабыз. Америка көчләренең Сүриядә канунсыз булуы стабильлекне боза.
– Бөтендөнья азык-төлек программасы мәгълүматларына караганда, 9 миллионнан артык сүрияле, ягъни халыкның яртысы азык-төлек ярдәменә мохтаҗ. Шуңа да карамастан, БМО Генераль секретареның пандемия шартларында да, Вашингтонда да санкция режимын йомшартуга чакыруына карамастан, Брюссельдә Дамаскка каршы чикләүләрне озайтырга дигән карар кабул ителде. Моннан тыш, яңа санкцияләр кертелде, аларның максаты, һичшиксез, Сүрия Гарәп республикасын икътисади кысу омтылышы булып тора. Шуңа күрә хәзер тиешле каналлар буенча гуманитар ярдәм күрсәтүне җайга салу һәм Сүрия халкына ярдәм итү турында уйларга кирәк, – дип чыгыш ясады Русия Президенты Владимир Путин.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Тәһранда бер клиникада шартлау булуын, аның нәтиҗәсендә 19 кеше һәлак булуын әйтте. Үз исеменнән һәм Төркия халкы исеменнән Иран халкының кайгыларын уртаклашты.
Астана процессы дәүләтләре башлыкларының өч яклы очрашуы нәтиҗәсе буларак, Русия, Иран һәм Төркия башлыклары уртак гариза кабул иттеләр.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: