Барлык яңалыклар
Новости
5 июль 2020, 11:05

Халык теләге белән керә

Халыкның 78 проценты конституцион төзәтмәләр яклы.

Владимир Путин видеоконференция режимында очрашу үткәрде. Анда ул Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эш төркеме әгъзалары белән очрашты.
Федераль һәм төбәк законнарны илнең Төп законындагы үзгәрешләргә туры китерү буенча алда торган эш турында фикер алышу булды.
Билгеле булуынча, 1 июльдә гомумрусия тавыш бирүе тәмамланды. Үзәк сайлау комиссиясе йомгаклар ясады. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 68 проценты катнашты, һәм абсолют күпчелек – 78 процент тирәсе – конституцион төзәтмәләрне хуплады.
Тавыш бирү бер атна барды. Катлаулы шартларда тавыш бирү процедурасы гражданнар өчен уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен барысы да эшләнде.
Русия гражданнары үз ихтыярын белдерделәр, һәм бу карар нигезендә Президент Конституцияне аңа кертелгән төзәтмәләр белән рәсми бастырып чыгару турындагы Указга кул куйды.
“Төзәтмәләр үз көченә халык теләге белән керә, – диде В. Путин. – Сез минем позицияне беләсез: илнең Төп законына кертелгән үзгәрешләр һәркемгә кагыла, һәм соңгы, хәлиткеч сүзне биредә бары тик Русия гражданнары гына әйтә ала”.
Һәм ул тавыш бирүдә катнашучыларга, сайлау комиссияләре, эшче төркем әгъзаларына рәхмәт сүзләрен юллады.
Читайте нас: