Барлык яңалыклар
Новости
4 июль 2020, 12:49

Уфа “Хезмәт батырлыгы шәһәре”

Башкортстан башкаласы бу исемне җиңел алган.

Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” дигән исем бирелде. Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән ул илнең тагы 19 шәһәре: Түбән Новгород, Екатеринбург, Чиләбе, Самара, Пермь, Түбән Тагил, Сарытау, Омск, Казан, Новосибирск, Ярославль, Магнитогорск, Ижау, Томск, Ульян, Иваново, Новокузнецк, Иркутск һәм Боровичи шәһәрләренә бирелде. Фәрманга караганда, бу исем “1941-1945 елларда Җиңүгә ирешүгә зур өлеш керткән, сәнәгать ширкәтләрендә хәрби һәм гражданлык продукциясен өзеклексез җитештерүне тәэмин иткән, күпләп хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлек күрсәткән өчен” бирелә.
Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелү уңаеннан республика Башлыгы Радий Хәбиров башкаладагы Җиңү паркында Башкортстанның күпмилләтле халкы исеменнән тыл эшчәннәре һәйкәленә чәчәкләр салды һәм ветераннар, уфалылар белән сөйләште, аларны мөһим вакыйга белән котлады. Төбәк башлыгы мактаулы бу исемнең яңа архитектура корылмасында чагылыш табачагын әйтте. Аның сүзләренчә, Уфага кергән урында триумфаль арка куелачак, һәйкәл кую да карала. Тантанада Уфа ветераннар шурасы рәисе Ришат Фәйзрахманов Уфага күп кенә заводлар һәм предприятиеләр эвакуацияләнеп ачык һавада фронт өчен кирәкле эшләнмәләр җитештерә башлавын искә төшерде.
Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исемен бирү өчен федераль комиссия кайбер мотлак казанышлар булуын таләп иткән. Башкортстан башкаласы бу исемне җиңел алган. Мәсәлән, фронт өчен кирәкле кораллар һәм эшләнмәләр җитештерү, Дәүләт оборона комитетының күчмә Кызыл Байрагы белән бүләкләнү дигән таләпләр бар. Уфа моторлар төзү заводына сугыш елларында Дәүләт оборона комитетының күчмә байрагы – 23 тапкыр, Уфа нефть эшкәртү заводына 17 тапкыр тапшырылган.
Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин сүзләренә караганда, Башкортстан башкаласын яклап республика халкыннан 1 миллион 200 мең имза җыелган.
3 июль кичен мэрия каршындагы Ленин исемендәге мәйданда Уфага “Хезмәт батырлыгы шәһәре” исеме бирелү хөрмәтенә бәйрәм салюты булды.

Фото: veteranrb.ru
Читайте нас: