Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2020, 11:10

Комитет утырышы үтте

“...Нацистлар Советлар Союзы җирләрен колониягә әйләндерергә план корды. Ә анда яшәүчеләрнең барысын да – славяннарны, башка милләт кешеләрен – юк итәргә я колга әверелдерергә, аларны үз телләреннән, мәдәниятләреннән мәхрүм итәргә җыенганнар иде”...

Владимир Путин видеоконференция режимында русия "Җиңү" оештыру комитеты утырышын уздырды.
Президент иң тәүдә Конституциягә үзгәрешләр кертүне хуплаучыларга ярдәм һәм ышаныч күрсәтү өчен зур рәхмәт белдерде, каршы тавыш бирүчеләрне дә аңлавын, әле эшлисе эшләрнең, җитешсезлекләрнең күп булуын билгеләде.
Советлар Союзы таркалганнан соң тарихи үлчәүләр буенча бик аз вакыт үтүен, һәм заманча Русиянең, әлегә формалашу, аякка басу стадиясендә булуын онытмаска чакырды. Эчке тотрыклылык һәм илне, аның барлык институтларын ныгыту өчен вакыт кирәклеген ассызыклады.
Ә инде Русия "Җиңү" оештыру комитеты планлаштырган чараларның күбесе тормышка ашуын әйтеп, юбилей чараларын әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан һәркемгә ихлас рәхмәтен җиткерде. Җиңү бәйрәме – илебезнең иң кадерле, төп бәйрәме, аның бернигә дә карамастан, узуы – һәркем өчен горурлык һәм шатлык.
“Нацистлар Советлар Союзы җирләрен колониягә әйләндерергә план корды. Ә анда яшәүчеләрнең барысын да – славяннарны, башка милләт кешеләрен – юк итәргә я колга әверелдерергә, аларны үз телләреннән, мәдәниятләреннән мәхрүм итәргә җыенганнар иде. Нацистларның һәм аларның иярченнәренең бу җинаятьләренең, Советлар Союзы халыкларына карата геноцидның дәвамлылык срогы юк. Мондый бәя безнең кануннарда һәм халыкара хокук системасында какшамас булырга тиеш”, – дип белдерде Президент.
Читайте нас: