Барлык яңалыклар
Новости
3 июль 2020, 00:27

Башкортстанда халыкның аң дәрәҗәсе югары

Башкортстанда сайлау нәтиҗәләре югары.

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе Русия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү нәтиҗәләренә йомгак ясады. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко сүзләренә караганда, тавыш бирүдә төбәкнең 2 миллион 763 кешесе катнашкан, бу 90,83% тәшкил итә. Шәһәрләр буенча сайлаучылар саны уртача 88,28%, районнар буенча – 93,73%. Уфада тавыш бирү хокукына ияләрнең 86,85% катнашкан. Конституциягә төзәтмәләргә “әйе” дип бирелгән тавышлар саны 2 миллион 448 мең кеше, ягъни 88,68% тәшкил итә. “Юк” дип бирелгән тавышлар саны 293 мең кеше, ягъни 10,6% тәшкил итә. Уфада Русия Конституциясенә төзәтмәләргә каршы сайлаучыларның 16 процентка якыны тавыш биргән. Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин сүзләренә караганда, “Башкортстанда сайлауларда катнашучылар саны Русиядәге уртача күрсәткечләргә караганда да зуррак булуы халыкның аң дәрәҗәсе югары булуга бәйле”.
Тавыш бирүләр алдыннан Русия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать белән чыккан иде. Анда Владимир Путин: “Тотрыклылык, иминлек, кешеләрнең лаеклы тормышын без бары тик үсеш аша гына тәэмин итә алабыз. Русия суверенитеты нәкъ менә безнең җаваплылыкта, патриотизм, Ватан турында кайгыртуда, безнең ихлас хисләрдә, Ватаныбызга, туган телгә, гореф-гадәтләребезгә, ата-бабаларыбызның казанышларына карата ихтирамда тора”, – диде һәм тавыш бирүдә катнашырга чакырды. Владимир Путин үзе 1 июль Мәскәүнең Русия фәннәр академиясе бинасында урнашкан 2151 санлы сайлау участогында тавыш бирде.

Фото: Kremlin.ru
Читайте нас: