Барлык яңалыклар
Новости
1 июль 2020, 16:00

Яңа COVID-үзәкләр

Русия Оборона министрлыгы илдә янә 5 медицина үзәге ачты. Аларда COVID-19 белән авыручылар дәваланачак. Бу үзәкләр кайсы шәһәрләрдә төзелгән?

Дагстанда, Воронеж һәм Пенза өлкәләрендә Оборона министрлыгының медицина үзәкләрен ачу уңаеннан В. Путин видеоконференция үткәрде.
COVID-19 белән авыручыларны дәвалауга тәгаенләнгән үзәкләр Каспийск, Дербент, Ботаюрт, Воронеж һәм Пензада төзелгән. Дагстан һәм Воронеж өлкәсе башлыклары үтенече буенча, биш үзәкнең дүртесе төбәкләр карамагына тапшырылачак. Бу медицина учреждениеләре бөтен кирәкле җиһазлар һәм техника белән тәэмин ителгән.
Президент әйтүенчә, эпидемиянең иң авыр, башлангыч чорында дәүләт оператив рәвештә төзүчеләргә кирәкле ресурслар һәм техника бүлеп бирде. Вәзгыять иң катлаулы булган Федерация субъектларында, махсуслаштырылган койкалар буенча куәтләрне тиз арада үстерү өчен, барысы да эшләнде.
Эпидемия башланганнан соң ике ай узгач, 15 майда Оборона министрлыгының коронавирус белән авыручылар өчен 16 медицина үзәге эшли башлады. Алар, моңарчы булмаганча, кыска срокларда һәм сыйфатлы итеп төзелгән. Аларда эшләү өчен ике меңнән артык югары квалификацияле белгеч әзерләнгән.
Ай ярым эчендә бу медицина учреждениеләре үзләренең кирәклеген исбатлады. Аларда дүрт мең ярым кеше дәваланган, 25 меңнән артык тикшеренү үткәрелгән. Моннан тыш, Дагстанда, Красноярск, Байкал арты краенда кыска вакыт эчендә тагын дүрт мобиль госпиталь җәелдерелгән.
Читайте нас: