Барлык яңалыклар
Новости
29 июнь 2020, 11:59

Ун мең сум акчаны Башкортстанда күпме кеше алачак?

Президент Владимир Путинның «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» дип аталган махсус Указына ярашлы, Русия Пенсия фонды июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 10 мең сум күләмендәге өстәмә түләүне кабаттан башлый.

Президент Владимир Путинның «Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең өстәмә чаралары турында» дип аталган махсус Указына ярашлы, Русия Пенсия фонды июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, уллыкка алучыларга, опекуннарга һәм попечительләргә 10 мең сум күләмендәге өстәмә түләүне кабаттан башлый. Акчалар 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум түләүгә һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә буларак биреләчәк. Алар апрель һәм июнь айларында РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 санлы Указы нигезендә түләнелә.
Яңа түләүнең үзенчәлеге шунда ки, аның артыннан беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фондында сезнең 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы гаризаларыгыз һәм акча күчерү өчен реквизитларыгыз саклана. Бу суммаларны бер тапкыр алгансыз икән, яңа гариза биреп торуның хәҗәте юк.
Әгәр мондый гариза бирмәгәнсез икән, бу эш өчен өч айдан артык вакыт бар – тиешле гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Апрель аеннан башлап, Президент Указы буенча түләүләрне 25,5 миллион бала тәрбияләүче 19 миллион гаилә акча алган инде. Аларга түләүләрнең гомуми күләме 274 миллиард сумга җиткән. Ай саен 5 мең сум күләмендәге түләү 4,4 миллион балалы 4,1 миллион гаиләгә бирелгән. Бер тапкыр бирелә торган 10 мең сумлык түләү 21 миллион балалы 14,8 миллион гаиләгә бирелгән.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләүләр турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган. 3 яшькә кадәрге балалар өчен түләү һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләү турында тулырак түбәндәге адрестан белергә мөмкин: http://www.pfrf.ru/knopki/zhizn/
Читайте нас: